Skip to content

COVID-19га каршы вакцина бармы?

Яңа вируслар турында күптән түгел үткәрелгән тикшеренүләргә карамастан, коронавирус инфекциясе булган очракта (COVID-19), кешеләрдә куллану өчен бу авыруга каршы вакцина бүгенге көнгә кадәр юк.1

Мондый вирусларга каршы кешеләрдә клиник куллану өчен профилактик вакциналарның булмавы, үсеп килүче илләрне җитди глобаль куркыныч астына куя.1

2020 елның 16 мартында «Зур җиделек» илләре (индустриальләшкән җиде илнең форумы: Канада, Франция, Германия, Италия, Япония, Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатлары) COVID-19га каршы уртак тикшеренү проектларын (дәвалау һәм вакцина) башлап җибәрүне үз өстенә алды.2

Мөмкин булган вакцинаның беренче сынау этабы 2020 елның 16 мартында Америка Кушма Штатларының Милли Сәламәтлек Институты һәм Эпидемияләргә инновацион әзерлек коалициясе (CEPI) ярдәме белән башланды, һәм ике көннән соң Кытайда клиник сынау башланып китте. 2

Вакцинага башка кандидатлар өчен клиник сынаулар якын арада башланачак, ләкин хәзерге вакытта без вакцина табудан ерак әле.2

Сылтамалар:
  1. Zowalaty MEE, Järhult JD. From SARS to COVID-19: A previously unknown SARS- related coronavirus (SARS-CoV-2) of pandemic potential infecting humans – Call for a One Health approach. One Health 2020;9:100124. doi:10.1016/j.onehlt.2020.100124.
  2. Yamey G, Schäferhoff M, Hatchett R, Pate M, Zhao F, Mcdade KK. Ensuring global access to COVID-19 vaccines. The Lancet 2020. doi:10.1016/s0140-6736(20)30763-7.