Skip to content

COVID-19 авыруын дәвалау иң яхшы ысуллары нинди?

Коронавируска каршы махсус дәвалау хәзергә хәтле юк.

Хәзерге вакытта ярдәмче терапия  икенчел бактериаль инфекцияләрне  дәвалау өчен тәкъдим ителә; ул кислород, сыеклык кабул итү һәм антибиотиклар белән дәвалаудан тора.1

Препаратлар авыр кискен респиратор һәм Якын Көнчыгыш респиратор синдромын (кешеләрне зарарлаган алдагы коронавируслар) терапевтик дәвалауның алдагы тикшеренүләре нигезендә бәяләнә. Гомумән, бу вируска каршы препаратлар клиник нәтиҗәләрне шактый яхшырта ала дигән ышанырлык дәлилләр юк.2

“Осельтамивир” кебек вируска каршы препаратлар, эмпирик антибиотик дәвалау белән бергә, COVID-19 белән авыручы пациентларны дәвалау өчен дә кулланылган.2

Эбола вирусына каршы ясалган “Ремдесивир” COVID-19ның читтән китерелгән очракларын дәвалау өчен кулланыла. Кыскача доклад буенча, “Лопинавир”, “Ритонавир”, “Арбидол” һәм “Шуфэнг Цзеду” (SFJDC) капсуласы, традицион Кытай медицинасы белән берләштерелгән дәвалау, COVID-19 йоктырган дүрт пациентның өчесе  өчен клиник файда күрсәтте.2

COVID-19 белән авыручыларда “Лопинавир, “Ритонавир” һәм “Интерферон Альфа-2б” куркынычсызлыгын һәм эффективлыгын бәяләү өчен клиник сынаулар дәвам ителә.2

Рамдесивир һәм башка препаратлар (мәсәлән, хлорохин) SARS-CoV-2 каршы in vitro һәм in vivo системасында файдалы булуы күрсәтелде. Бергә тупланганда, бу вируска каршы препаратлар COVID-19 белән авыручы пациентлар өчен перспективалы дәвалау вариантлары булырга мөмкин, ләкин моның өчен вируска каршы препаратларның эффективлыгын клиник кулланышларда алга таба бәяләүне таләп итә.2

Сылтамалар:
  1. Li H, Liu S-M, Yu X-H, Tang S-L, Tang C-K. Coronavirus disease 2019 (COVID-19): current status and future perspectives. International Journal of Antimicrobial Agents 2020:105951. doi:10.1016/j.ijantimicag.2020.105951.
  2. Harapan H, Itoh N, Yufika A, Winardi W, Keam S, Te H, et al. Coronavirus disease 2019 (COVID-19): A literature review. Journal of Infection and Public Health 2020. doi:10.1016/j.jiph.2020.03.019.