Skip to content

COVID-19 ничек тарала һәм ни өчен шулкадәр күп очраклар бар?

Башта Ухань шәһәрендә коронавирус (COVID-19) йоктырган пациентлар, тере хайваннар сатыла һәм азык сыйфатында кулланыла торган, диңгез продуктлары базарында булдылар дигән фикер әйтелде. Шуңа да карамастан, алдагы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кайбер кешеләр хәтта диңгез продуктлары базарына кермичә дә коронавирусны йоктырды.1

Бу күзәтүләр кешенең бу вирусны башка кешегә тарату сәләтен һәм вирусны арадаш хуҗа сыйфатында эш итүче хайваннан таралу юллары мөмкин булуын күрсәтә, ләкин бу хәл исбатланмаган булса да.1

Кешедән кешегә күчү инфекцияле кеше белән тыгыз элемтәдә булу, йөткерү, төчкерү, сулыш тамчылары яки аэрозоллар аркасында була. Бу аэрозоллар борын яки авыз аша сулыш алганда кеше организмына (үпкәгә) керә ала.2

Очракларның артуы сәбәпләрен түбәндәгечә аңлатырга була:

  • Вирусның үткәрү сәләте-зарарланган кеше барлыкка китергән яңа инфекцияләрнең уртача санын күрсәтә. 2
  • Инкубация чоры-вирусның башлангыч йогынтысыннан һәм симптомнар күренгәнче вакыт, күп санлы йогышлар барлыкка ничек килү мөмкинлеген аңлата.2
  • Эзлекле интервал-авыруның башлангыч һәм аның таралу очраклары арасындагы вакыт. Бу факторның артуы авыру башланганчы таралу очракларының артуын күрсәтә.2

Бу факторларның барысы да авыру очракларының артуын аңлатырга мөмкин.

Сылтамалар:
  1. Shereen MA, Khan S, Kazmi A, Bashir N, Siddique R. COVID-19 infection: Origin, transmission, and characteristics of human coronaviruses. Journal of Advanced Research 2020;24:91–8. doi:10.1016/j.jare.2020.03.005.
  2. Xie M, Chen Q. Insight into 2019 novel coronavirus — an updated intrim review and lessons from SARS-CoV and MERS-CoV. International Journal of Infectious Diseases 2020. doi:10.1016/j.ijid.2020.03.071.